16+

Сүрия дин галимнәре Татарстанга уникаль Коръән бүләк итте (+ фото)

«Кол Шәриф» мәчетендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында, Сүрия дин белгечләре әзерләп нәшер иткән Коръән басмасын тәкъдим итү чарасы булды.

Сүрия дин галимнәре Татарстанга уникаль Коръән бүләк итте (+ фото)

«Кол Шәриф» мәчетендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында, Сүрия дин белгечләре әзерләп нәшер иткән Коръән басмасын тәкъдим итү чарасы булды.

Әлеге изге китап нөсхәсен басмага әзерләү өчен Сүрия дин белгечләре тарафыннан махсус комиссия төзелгән. Дин белгечләре Коръән сүзләренең дөрес язылышына, матур язылышына игьтибар иткән. Басманың аудиоязмасы да эшләнгән.

Коръәннең яңа басмасын әзерләү комиссиясе әгъзалары Якын көнчыгыш илләре Голәмәләр шурасы җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан Әл-Буты һәм Сүриянең зәкят фонды җитәкчесе Бәдыйг Сәет әл-Ләхмән изге китапның бер нәсхәсен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга бүләк итеп бирделәр.

Шулай ук алар изге китапны басмага әзерләүдәге тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер булулары хакында әйттеләр.

Исегезгә төшерәбез, 8 октябрьдә Болгарда дөньяның иң зур Коръән китабы урнашкан "Истәлек билгесе" бинасы конференц-залында "Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы" халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды.

Әлеге чарада Болгар ислам академиясен оештыруга беренче адымнар ясалды: алты айлык Коръән өйрәнү курслары ачылды. Бу чаралар ислам дөньясында билгеле белгечләрне республикабызга җыйды. Конференция кысаларында динебезне ныгыту һәм мөселманнарның гыйлемен күтәрү максатыннан күп сандагы очрашулар, сөйләшүләр булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading