16+

Стоматология хастаханәсендә эшләүче табиб бер кызчыкның күзенә шприц белән кадаган

Санкт-Петербургта стоматология клиникасында бер бала зыян күргән.

Санкт-Петербургта стоматология клиникасында бер бала зыян күргән.

Табиб 5 яшьлек кызның күзенә ялгыш кына шприц белән кадаган. Бу хакта җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хокук саклау органнарына сылтама белән хәбәр итә.

Әлеге хәл 9 февральдә Доблести урамындагы стоматология бүлегендә килеп чыккан. Кыз шприцтан куркып, сискәнеп киткән һәм анестезия уколы ясаган стоматолог ялгыш кына аның күзенә шприц белән кадаган.
Бала уртача авырлыкта зыян күргән һәм хастаханәгә озатылган. Табиблар кызчыкның уң күзенә зыян килүен теркәгән.
Медицина ярдәме күрсәткәннән соң, баланы әнисе белән өенә кайтарып җибәргәннәр. Аның күзләре бик нык зыян күрмәгән.
Әлеге факт буенча тикшерү уздырыла.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading