16+

Студентлар форумы башлана

14-19 август көннәрендә Татарстанның Югары Ослан районында III Студентлар белем бирү форумы узачак. Бирегә Татарстан, Адыгей, Дагыстан республикаларыннан, Свердловск, Красноярск өлкәсеннән, Уфа, Ульяновск, Түбән Новгород шәһәрләреннән бер меңгә якын студент халкы җыела.

Студентлар форумы башлана

14-19 август көннәрендә Татарстанның Югары Ослан районында III Студентлар белем бирү форумы узачак. Бирегә Татарстан, Адыгей, Дагыстан республикаларыннан, Свердловск, Красноярск өлкәсеннән, Уфа, Ульяновск, Түбән Новгород шәһәрләреннән бер меңгә якын студент халкы җыела.

- Форум студентларның үзләре тарафыннан уйлап табылуы белән әһәмиятле. Безгә, форумны үткәрик әле дип, «Студентлар лигасы» мөрәҗәгать итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов идеяне ошатып, аны күтәреп алды. Биредә студентлар, төпле белем алудан тыш, үзләрен борчыган проблемаларның чишү юлларын эзли. Ел саен эш планы итеп «Юл картасы»н кабул итәбез, - диде Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Рөстәм Гари­фуллин.

Форум Республиканың 2030 елга стратегиясенә нигезләнеп, сигез юнәлештә эшләячәк. Биредә проект менеджменты, эшмә­кәрлек, иҗат, социаль юнәлеш, фән һәм инновацияләр, үзешчәннәр, медиа, шәхси үсеш кебек юнәлешләр буенча дәресләр булачак. Аларны халыкара дәрәҗәдәге тренерлар һәм башкаручылар җитәкләячәк. Быел «Студентлар лигасы» дөньякү­ләм танылган Оксфорд университеты белән килешү дә төзеячәк әле.

- Форумда берьеллык эш­чәнлеккә нәтиҗә ясау да, киләсе уку елына планнар билгеләү дә булачак. Бу юлы без аны ун көнгә алданрак үткәрергә булдык. Уку елы алдыннан иркенләбрәк эшләргә уйлыйбыз. Быел Студентлар лигасы 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шуңа чатырларда лиганың музеен булдырдык. Барлыгы 19 чатыр эшләячәк, - диде Студентлар лигасы Президенты Элькин Искәндәров.

Студентларны сайлап алу да кызыклы формада узган. Гадәти анкетадан тыш, яшьләр, «Мин форумга ни өчен барам?» дигән сорауга җавап итеп, мотивация хаты да язарга тиеш булган.

Алдагы елларда студентларга көн саен үзләренә кызыклы булган юнәлешләрдә белем алу мөмкинлеге бирелсә, быел аларның бары бер генә юнәлешне сайлау хокукы бар. Оештыручылар сүзләренчә, бу нинди дә булса теманы тирәнтен белү өчен эшләнә. Биредә туган проектлары белән яшьләр соңыннан «IВолга», «Таврида» кебек форумнарда катнаша алачак.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading