16+

«Студентлар язы» – концерт кына түгел ул!

Бүген Казанның УНИКС концертлар залында Татарстанның иң креатив, иҗади уку йортын билгеләячәкләр. Җиңүче Ставрополь шәһәрендә узачак Россиякүләм студентлар язына юллама ота. Ел саен республиканың 3 меңнән артык иҗади яшьләрен берләштерүче әлеге чара ике төрле формат буенча үткәрелә.

«Студентлар язы» – концерт кына түгел ул!

Бүген Казанның УНИКС концертлар залында Татарстанның иң креатив, иҗади уку йортын билгеләячәкләр. Җиңүче Ставрополь шәһәрендә узачак Россиякүләм студентлар язына юллама ота. Ел саен республиканың 3 меңнән артык иҗади яшьләрен берләштерүче әлеге чара ике төрле формат буенча үткәрелә.

Жюри әгъзалары аерым номерларны бәяләп кенә калмый, ә җырлы-биюле театральләштерелгән тамашаны да күзәтергә тиеш. Тулы бер концепция буенча төзелгән номерлар гына җиңүгә лаек булачак.

– «Студентлар язы»нда укучылар гына түгел, ректорларга кадәр ярыша. Иң көчлеләр рәтенә – Казан федераль университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Тимирясов исемендәге Казан инновация институты, Казан дәүләт энергетика институты, Казан милли тикшеренү технология университеты (КХТИ), Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ), Казан дәүләт медицина институты керә. Алар инде унар ел бер-берсенә көндәш булып тора, – ди «Студентлар лигасы» президенты Элькин Искәндәров.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе, Казан кооператив институты кече вузлар төркемендә үзара ярыша.
– «Студентлар язы» инде 26нчы ел рәттән оештырылса да, аның мөмкинлекләре әле тулысынча ачылып бетмәгән. Дәүләт шундый грандиоз чара оештыру өчен уку йортларына акча бүлеп бирми. Һәр вуз аны үз кесәсеннән түли. Дәүләт акча бирә башласа, монда иҗатка урын калмас иде. «Студентлар язы» иҗатның акчадан өстенрәк булуын күрсәтә. Зур финансларсыз гына да искиткеч номерлар куючы уку йортлары бар. Татарстаннан кала, Төмән, Ханты-Мансийск, Кемерово, Ерак Көнчыгыш, Ставрополь «Студентлар язы» хәрәкәтендә актив катнашалар. Ләкин алардан аермалы буларак, без республика районнарына да игътибар итәбез. Әйтик, соңгы вакытта Әлмәт шәһәре калкып чыкты. Студентлар анда менә дигән концерт оештырды. Районнарга игътибарны арттырып, дөрес юл сайладык дип уйлыйм. «Студентлар язы» концерт кына түгел, ул – үзеңне күрсәтү мөмкинлеге, – ди Элькин Искәндәров.

Татарстан үз территориясендә инде өч тапкыр Россия «Студентлар язы»н каршы алды, ике тапкыр Гран-при иясе булды, дүрт ел рәттән студентлар иҗаты үсеш алган Россиянең иң яхшы төбәге буларак билгеләнде. Киләсе атнаның дүшәмбесендә республика студентлары, зур җиңүләр артыннан, кабат Россия «Студентлар язы»на кузгалачак. Бу җаваплы эшкә кем алыначагы бүген кич УНИКС концертлар залында билгеле булачак.

Алисә Шәрәфиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading