16+

Сәяси дебат башланды, алда праймериз көтә

Быелның 18 сентябрендә Дәүләт Думасына сайлаулар булачак. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге үзенең лаеклыларын бүгеннән үк барлый. Республикада 22 майда алдан сайлап карау (праймериз) үткәрелә. Депутатлыкка кандидатларның 2 апрельдән сәяси дебатлары да башланды.

Быелның 18 сентябрендә Дәүләт Думасына сайлаулар булачак. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге үзенең лаеклыларын бүгеннән үк барлый. Республикада 22 майда алдан сайлап карау (праймериз) үткәрелә. Депутатлыкка кандидатларның 2 апрельдән сәяси дебатлары да башланды.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында 4 апрельдә оештырылган дебатларда, ягъни сөйләшүдә мәктәп һәм тәрбия темасы күтәрелде. Әлеге чарада Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Казан Идел буе федераль университеты доценты Зөфәр Галиев, Яшел Үзән муниципаль берәмлеге Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, Казан Идел буе федераль университетының Чаллы филиалы доценты Андрей Швеев, "Созвездие-Йолдызлык" үзәге директоры Дмитрий Туманов, "КлинЭкоКазан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры урынбасары Родион Ефремов катнашты.

Регламент таләбе нигезендә, праймеризда катнашучылар башта ике минут эчендә үзләренең программалары белән таныштырып чыгалар. Аннан соң башка кандидатның командасы көндәш кандидатка сораулар бирә.

Зөфәр Галиев милли рухны һәм милли үзаңны үстерү зарурлыгын алгы планга куйды. Илдар Гыйльметдинов Татарстанда балалар бакчалары төзелешен, укытучыларга хезмәт хаклары күтәрелүен, авыл укытучыларына ташламаларның сакланып калынганлыгын искәртте. "Укучыларга һәм укытучыларга биремнәр генә чамадан тыш авыр",-диде ул. Родион Ефремов фикеренчә, 1990 елларда данлыклы совет мәгариф системасының җимерелүе -аяныч хәл. Белем алу тулысынча бушлай булырга тиеш, дип саный кандидат. Дмитрий Туманов Татарстанда цензураны торгызу яклы. Аның уйлавынча, җәмгыятьтә идеология юк, балаларга әхлаксыз мәгълүмат "ишелә". Эдуард Шәрәфиев мәгариф өлкәсендә төрле реформалар үткәрергә керешкәнче, башта укытучылардан сорашу зарурлыгын ассызыклады. Андрей Швеевны белгечләр әзерләүнең дәрәҗәсе һәм эш белән тәэми итү мәсьәләләре борчый. Кандидатларның барысы да мәгариф системасын камилләштерү фикерен хуплады.

Алдан сайлап кару, кандидатлар белән очрашулар турындагы мәгълүматлар белән pg.er.ru һәм www.tatarstan.er.ru сайтларыннан танышырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading