16+

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Рөстәм Миңнеханов биргән акчага беренче альбомын чыгарган (ВИДЕО)

Россия күләмендә үткән "Голос" балалар телебәйгесендә өченче урынны яулаган татар кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың беренче альбомы әзерләнеп беткән.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Рөстәм Миңнеханов биргән акчага беренче альбомын чыгарган (ВИДЕО)

Россия күләмендә үткән "Голос" балалар телебәйгесендә өченче урынны яулаган татар кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың беренче альбомы әзерләнеп беткән.

Бу хакта Yammy Music продюсерлык үзәге хәбәр итте. "Мин "Голос" телебәйгесендә катнашып, өченче урынны алганнан соң, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов миңа 300 мең сум акча бүләк иткән иде. Беренче альбомымны шул акчага чыгардык.
Әле тагын костюмнар тектерергә дә җитте ул, мин Президентыбызга бик рәхмәтле", - диде Сәйдә Мөхәммәтҗанова "Татар-информ" хәбәрчесенә.

"Балачактан килми китәсе" дип аталган әлеге альбомны яздыру өч ел дәвам иткән. Җыентыкка татар, гарәп, төрек, инглиз, рус телләрендә башкарылган 18 әсәр кергән. Алар арасында - Сәйдә Мөхәммәтҗанованың даими репертуарында булган "Су буйлап", "Күгәрчен", "Сахралар", "Әллүки" һәм башка татар халык җырлары, швед башкаручысы Махер Зейн нәшидләренең кавер версияләре, Сәйдәгә "Голос" телебәйгесендә популярлык китергән "Ya Illahi" җыры һ.б.

"Җыентыкка керәчәк җырларны әтием, әнием һәм продюсерым Илдар Кәрим белән сайладык. Төрле телләрдәге җырларны кертүебез дә очраклы түгел - минем иҗатымны яратучылар арасында төрле милләт кешеләре бар, бөтенесенең дә күңеленә хуш килердәй җыентык булсын дип теләдек", - диде Сәйдә "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Альбомны тәкъдим итү кичәсе 12 август көнне Казанда "Туган авылым" комплексында үтәчәк. Җыентыкның электрон версиясе исә интернетка инде урнаштырылган, диде Yammy Music продюсерлык үзәгенең җитәкчесе Ильяс Гаффаров.

Белешмә өчен. Сәйдә Мөхәммәтҗанова - Казан кызы. 5 яшьтән җырлый башлаган, Күпсанлы халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты. Репертуары, башлыча, татар халык җырлары, нәшидләр, мөнәҗәтләрдән тора.


tatarinform.ru


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading