16+

Сөйгән кызыннан акча сорап судка шикаять иткән

Сөю утында яшәгән егет сөеклесенә 130 мең сум акча биргән. Әмма вакыт үтү белән хисләр суынган, юллары аерылган. Инде хәзер шул сумманы кире бирүен таләп иткән ир суд юлында йөри. 

Сөю утында яшәгән егет сөеклесенә 130 мең сум акча биргән. Әмма вакыт үтү белән хисләр суынган, юллары аерылган. Инде хәзер шул сумманы кире бирүен таләп иткән ир суд юлында йөри. 

Судка шикаять иткән Чаллы егете акчасын кайтармакчы, хәзер ул элекке сөйгәненнән 128 мең 300 сум таләп итә. Егетнең сүзләренә караганда, кыз аңардан акча алып торган, әмма тулы сумманы бирмәгән. 

Документларга караганда, дәгъвачы һәм бурычка алган кыз кредит килешүе төзегән, аның нигезендә егет элеккеге сөеклесенә 130 мең сум акча биргән. Шул ук елның ахырында кыз сумманы кире кайтарырга тиеш булган. Әмма бурычлы 25 мең сум гына бирә ала. Егет бурычын кайтару турында дәгъва җибәрә, ләкин ул игътибарга алынмый. Шуннан соң ул судка мөрәҗәгать иткән.
Әмма суд дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тарткан, чөнки егет әлеге акчаларны үз теләге белән биргән. Кызның әлеге акчалар хисабына баеп китү теләге булмаган.  

Менә шулай җәмәгать, егет белән кызның да төрлесе була. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading