16+

Сөйгәне кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган, ә ул аны үтергән

Мәскәү өлкәсендә 30 яшьлек хатын-кыз үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган ирне үтергән, дип яза Baza Telegram-каналы.

Мәскәү өлкәсендә 30 яшьлек хатын-кыз үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган ирне үтергән, дип яза Baza Telegram-каналы.

Шундый истәлекле кичтә алар моны билгеләп үтәргә карар кыла, әмма булачак кияү артыгын эчеп куя. Башта кәләшенә йодрыклары белән ташлана, аннары аны бик каты кыйный башлый. Хатын идәнгә төшкән пычакны ала да шуның белән ирне берничә тапкыр чәнчи.

Вакыйга урынына килгән хокук саклаучылар ир-ат гәүдәсенә юлыга. Вафат булган ирнең дусты сөйләгәнчә, балачакта аның башы җәрәхәтләнгән булган һәм ул исергәннән соң гел хатын-кызларны  кыйнаган, моны аның элек очрашып йөргән кызы да раслаган. Әмма тикшерүчеләр теге хатын-кызның гамәлләрендә үз-үзен саклау чараларын күрмәгән, чөнки корбанның тәнендә пычак җәрәхәтләре артык күп булган. Аны РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе ("Үтерү") буенча хөкем итәчәкләр. Хатын-кызга 15 елга кадәр төрмә яный.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading