16+

Табигать сагында – халык

Студентлар, эшмәкәрләр, актив гражданнар - республикабызның табигате өчен борчылган һәркем бу атнада Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры белән очраша алды. 22 ноябрь көнне Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай, Буа, Арча шәһәрләрендә республикакүләм «ачык ишекләр көне» үтте.

Студентлар, эшмәкәрләр, актив гражданнар - республикабызның табигате өчен борчылган һәркем бу атнада Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры белән очраша алды. 22 ноябрь көнне Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай, Буа, Арча шәһәрләрендә республикакүләм «ачык ишекләр көне» үтте.

Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев сүзләренчә, халыкның табигатькә сакчыл каравы министрлыкка экологик хокук бозуларны вакытында ачыкларга ярдәм итә.

- Без халык белән әңгәмәгә әзер. «Ачык ишекләр көне» халыкны ишетү генә түгел, ә проблеманы урында ук чишү юлы да әле. Бүген, мәсәлән, экологлар 2017 елның 1 гыйнварыннан табигатьне саклау өлкәсендәге закондагы үзгәрешләр белән танышты. Казанлылар исә селектив рәвештә чүп җыюны тәртипкә китерүебезне сорый. Бу 2018 елда булачак Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан аеруча да актуаль мәсьәлә. Хәзер күп кенә спорт чараларында чүпне аерым җыя башладылар инде. «Мәктәп эко-патруле» ярдәмендә ун ай эчендә безнең министрлыкка 6000 мөрәҗәгать килде, - диде Фәрит Габделганиев.
Шушы ук «Мәктәп эко-патруле» программасы кысаларында актив укучылар хәзер сулыкларга чүп ташлауны күзәтергә керешәчәк. Халык ярдәме белән министрлык соңгы ун ай эчендә закон бозучыларга 35 миллион сум штраф салган. Бу узган елгы күрсәткечләрне дә узып киткән.
Яр буйларын ныгыту, табигатьне саклау буенча программалар төзүдә ярдәм, су чистарту корылмалары төзү кебек сорауларга да җавап табылды очрашуда.
Табигатькә зыян салу очракларына юлыксагыз, (843)267-68-67 телефоны яки eco.signal@tatar.ru электрон почтасы буенча хәбәр итә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading