16+

Табигатькә мәхәббәтне бакчада тәрбиялиләр

Төрле инновацион проектлар, фән-техника, транспорт чаралары популярлашкан заманда, экология проблемасы алгы планга чыгу гаҗәп тә түгел.

Табигатькә мәхәббәтне бакчада тәрбиялиләр

Төрле инновацион проектлар, фән-техника, транспорт чаралары популярлашкан заманда, экология проблемасы алгы планга чыгу гаҗәп тә түгел.

Белгечләр еш кына, теге яки бу ризык авыру китереп чыгарган, юл буенда үскән җиләк-җимеш - сәламәтлек өчен зарарлы, дип нәтиҗәләр ясый. Кызганыч, сулар һавабыз пычрана, елгалар, сулык­лар саега. Табигатьне аз булса да чиста тоту, экологияне кайгырту кешенең үзеннән тора. Аткан кәгазьнең чүплеккә түгел, ә менә читкә төшүенә кем гаепле соң?

Экологияне саклау кагыйдәләренә балаларны кечкенәдән өйрәтү мөһим. Совет районының 171 нче балалар бакчасында «Табигать белән бердәмлек - сәламәт тормышның төп шарты» дигән темага узган семинарда да әнә шул мәсьәләләр күтәрелде. Семинарны оештыруда Совет районында күп еллар даими эшләп килүче «Мирас» методик берләшмәсе җитәкчеләре - 166 нчы балалар бакчасы мөдире Нәфисә Зарипова белән 415 нче балалар бакчасында рус теле тәрбиячесе Кафия Закированың өлешләре зур булды. «Мирас» бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирүдә булган яңалыкларны яктырта, килеп туган проблемаларны чишү юлларын эзли, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып тора.



171 нче балалар бакчасында өлкән тәрбияче Римма Хәнәфиева әйтүенчә, балаларга бу тема яңа түгел. Бакча «Эко-мәктәп. Яшел флаг» халыкара программасында даими катнаша, семинарларда үз эшләрен күрсәтә. Бу юлы да чара бик җанлы, күңелле узды. Музыка җитәкчесе Анна Перцева балалар белән җырлы-биюле тамашалар әзерләгән иде, әкиятләр аша балалар урманнарны саклауның мөһимлегенә төшенде. 171 нче балалар бакчасы мөдире Гөлназ Наилова: «Бакчада тәҗрибәле педагоглар белән бергә яшь белгечләр үз эшләрен яратып, намус белән башкара, яшь буынны тәрбияләүдә яңа чаралар, белем бирүнең нәтиҗәле методларын эзлиләр. Бакчабыз татар теленә өйрәтә. Хәтта рус тәрбиячеләре дә уеннарны балаларга татар телендә уйната», - ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading