16+

Тагын мәктәптә атыш. 19 бала һәлак булган

13 укучы һәм 45 яшьлек бер кеше җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

13 укучы һәм 45 яшьлек бер кеше җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

24 май көнне АКШның Техас штатындагы мәктәптән ерак түгел 18 яшьлек Сальвадор Рамос ут ачкан. Аның кулында пистолет, фаразлар буенча тагын винтовка да булган һәм егет 19 баланы, 2 олы кешене атып үтергән. Тагын 13 укучы һәм 45 яшьлек кеше яраланып, хастаханәгә озатылган.

Ярты сәгатьтән полиция хезмәткәрләре шикләнүчене кулга алган. Соңрак аның һәлак булуы турында мәгълүмат барлыкка килде.

Сальвадор Рамос мәктәп янындагы хәлләргә кадәр әбисенә аткан. Олы яшьтәге ханым хәзер хастаханәдә. Аның хәле турында мәгълүмат юк, дип яза “ТАСС”. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading