16+

"Таҗлы вирус"ның төп симптомы аталды

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирусның мөһим симптомын атадылар.

"Таҗлы вирус"ның төп симптомы аталды

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирусның мөһим симптомын атадылар.

Коронавирусның иң мөһим симптомы - тын бетү, дип белдерде Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы Сергей Авдеев. Эксперт сүзләренә караганда, яңа төрле "таҗлы вирус" йоктыручылар, беренче чиратта, тын алу белән авырлыклар кичерә. Ә югары температура һәм йөткерү COVID-19ның төп симптомнары түгел.

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы россиялеләргә үз-үзләренең ничек хис итүләрен җентекләп күзәтергә һәм йоктыру симптомнары беленә башлаганнан соң, медицина ярдәме сорап, мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Сүз уңаеннан, Американың Авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәге кыска вакытлы инфекция симптомнарының исемлеген киңәйтте. Башта бу исемлеккә югары температура, йөткерү һәм тын кысылу кергән, әмма, соңрак аңа калтырану, тәннең, тамакның авыртуы һәм баш чатнавы, шулай ук исне сизмәү дә өстәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading