16+

Таможня аша корсагында кыйммәтле таш алып чыгарга җыенган хатын-кыз тоткарланган

Шереметьево аэропортында 48 яшьлек хатын-кыз таможня аша якынча 4 килограмм кыйммәтле әйбер алып чыкмакчы була. Иң кызыгы, аларның бер өлешен ханымның корсагыннан тапканнар, дип хәбәр итә "Татар-информ" "Российская газета"га сылтама белән.

Истанбул - Мәскәү рейсындагы пассажир ханым Шереметьевода "яшел коридор" аша уза. Шул рәвешле ул бернинди дә кыйммәтле әйбер алып бармыйм, дип күрсәтә. Әмма таможня хезмәткәрләренә хатын-кыз шикле булып тоела. Тикшерү нәтиҗәсендә аның багажында һәм аяк киемендә кыйммәтле һәм ярым кыйммәтле ташлар белән булган дистәләгән бизәнү әйберләре табыла.

Ханымны рентген сканерына җибәрәләр. Шунда аның корсагында да кыйммәтле әйберләр булуы ачыклана. Шулай ук зәркән эшләнмәләренең бер өлешен хатын үзенә таккан, кайсыларыдыр киемендә була. Гомумән алганда, Россия гражданкасында якынча 4 килограмм авырлыктагы 230 бизәнү әйбере табылган.

Кыйммәтле әйберләр экспертизага җибәрелгән. Таможня хезмәткәрләре бу ханымга каршы кузгатылган эштә "Таможня түләвеннән читләшү" маддәсе буенча җинаять эше чагыла дип саный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading