16+

Танк училищесының чыгарылыш укучылары: «Монда уку җиңел түгел»

Бүген Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк училищесында офицер-танкчыларның 86 нчы чыгарылышы узды.

Бүген Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк училищесында офицер-танкчыларның 86 нчы чыгарылышы узды.

Чараның төп үзенчәлеге - училищены тәмамлаган курсантлар беренче курска керүчеләргә юллама язып калдыралар.
Әлеге яңа традиция училищеның җитәкчесе, генерал-майор Кирилл Денис улы Кулаков тарафыннан кертелгән. Ул билгеләп үткәнчә, бүген язылган юлламалар бары тик ун елдан соң гына укылачак.

«Традицияне дәвамлы итәргә уйлыйбыз. Минемчә, мондый традиция башка уку йортларында да булырга тиеш, чөнки аның нигезендә тәрбия ята. Чыгарылыш курстантлары тарафыннан язылган юллама беренче курслар өчен бик әһәмиятле вакыйга булачак. Алар шуның аша хәрби бурычны үтәү һәм белемле булу серләрен аңлаячак».
 Сер дигәннән, юлламада язылган сүзләрне чыгарылыш курсантлары әйтергә ашыкмады. «Ун елдан соң бирегә кайтып, үзебезнең юлламаны укырга туры килсә, бу бик сөенечле вакыйга булачак» - диделәр.

Азнакайдан Руслан Бурин уку йортын бишле билгеләренә генә тәмамлаган. Аның фикеренчә, хәрби кеше беркайчан да югалып калмый, тормышта зур уңышка ирешә.
«Училищедан соң барыбызны да Россиянең төрле урыннарына билгелиләр. Мин Көньяк Сахалинскига китәчәкмен. Әлеге традиция бигрәк тә безнең өчен әһәмиятле. Киләчәк беренче курсларга теләкләребез язылган юллама калдыру җаваплы эш. Биредә уку җиңел дип әйтмәс идем. Ләкин бер-ике елдан соң барыбер ияләшәсең» - ди Руслан.

Рәфидә Галимҗанова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading