16+

Татар эстрадасы җырчысы фура астына кергән: "Сәгать буе суыкта ярдәм көттек"

Татар эстрадасының яшь җырчысы Татьяна Ефремова коточкыч юл һәлакәтенә эләгеп могҗиза белән исән калган.

Татар эстрадасы җырчысы фура астына кергән: "Сәгать буе суыкта ярдәм көттек"

Татар эстрадасының яшь җырчысы Татьяна Ефремова коточкыч юл һәлакәтенә эләгеп могҗиза белән исән калган.

Бу хәл М7 трассасында Балык Бистәсенең Олы Солтан авылы тирәсендә булган. “10 декабрьдә Азнакайда узачак мәҗлестә җырларга тиеш идем. Җиңелрәк булсын өчен 9ы Чаллыга барып кунарга, 10сы шуннан Азнакайга китәргә уйладым. Ләкин мин Чаллыга барып җитә алмадым. Машинаны болгый башлады да, фура астына очтым. Күземне ачсам, машинадан төтен чыга, фура бөтенләй әйләнгән. Фура йөртүчесенең исән калуын белгәннән соң, миннән дә бәхетле кеше юк иде”, - ди җырчы.

“Бу хәл 16:00 сәгатьтә булды, инде 16:01дә мин якыннарыма шалтыратып ни булганын сөйләдем. Үземне шулай аек акылда булырмын, тыныч тотармын дип уйламадым. Бик күп кешеләр туктап, "исән-саумы?" дип сорады. Ә инде 15 минуттан соң фура йөртүчесе Денис белән юлда икәү генә калдык. Сәгать буе суыкта ярдәм көттек. Бер сәгатьтән соң бер йөк машинасы туктады. Чиләбедән дядя Саша безне үз машинасында җылытты, балык ашатты (көлә).  

Аннары ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм якыннарым килде. Әтинең беренче соравы: “Синең белән бар да яхшымы? Иң мөһиме – борчылма”. ЮХИДИ хезмәткәрләре никадәр тыныч булуыма шаккатты. “Ашыгыч” ярдәм машинасы килгәч, табиблар миндә бер җәрәхәт тә булмавына гаҗәпләнде. Денис белән озаклап сөйләштек – ни өчен бу хәл безнең белән булды соң? Баксаң, Денис күптән эшеннән китәргә теләгән һәм бу хәлдән соң ул, чынлап та, бу эшен ташларга карар кылды. Шуңа инандым, әйләнә-тирәмдә гел яхшы кешеләр генә очрый. Денис белән шулкадәр дуслаштык ки, ул мине социаль челтәрдә эзләп тапты. “Тавышыгызга гашыйк булдым”, диде”, - дип язган Татьяна.

Татьянага сәламәтлек, иминлек һәм иҗатында уңышлар телибез.
 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading