16+

Татар казын халыкара брендка әйләндерәчәкләр

Россиядә төбәкләрдәге азык-төлек индустриясе барлыкка килергә мөмкин. Сигез төбәк һәм эшкуарлар РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгына үз тәкъдимнәрен җиткергән инде. Ил һәм дөньякүләм танытылачак милли брендлар исемлегенә "татар казы" да керде, дип яза "Известия".

Бу идеяне рестораторлар һәм ательерлар федерациясе белән төбәк продуктлары милли ассоциациясе тәкъдим иткән. Ассоциациядә әйтүләренчә, алар Россиянең 13 төбәгендә тикшерүләр үткәреп, һәр төбәкнең халыкара бренд булырдай 3-4 ризыгын ачыклаганнар: "башкорт балы", "якутск омуле һәм чиры", "хакас сарыгы", "минусинск томаты", "татар казы".

Сайлап алу мондый критерийларга нигезләнеп алып барылган - "продукт үз төбәгендә киң танылу алган һәм тарихи тамырларга ия булырга тиеш", "уникаль тәм" һ.б.

Быел ассоциация 50 төбәк продуктыннан төзелгән рейтинг тәкъдир итәргә җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading