16+

Татар кызы да, егете дә бер районнан булды

Мәктәп укучылары арасында уздырылучы «Татар кызы - ­Татар егете 2016» бәйгесенең шәһәр этабы быел элеккегечә Камал театрында түгел, ә «Ак Барс» яшьләр үзәгенең концерт залында үтте.

Мәктәп укучылары арасында уздырылучы «Татар кызы - ­Татар егете 2016» бәйгесенең шәһәр этабы быел элеккегечә Камал театрында түгел, ә «Ак Барс» яшьләр үзәгенең концерт залында үтте.

Башка елларны бу бәйгенең оештыручысы телевидение һәм кино режиссеры Нурания Җамали булса, быел исә бәйгене оештыру дилбегәсе «Шарм» иҗат үзәге, Мәскәү районының мәктәптән тыш эшләр үзәгенең мөдире Рәмзия Богомолова һәм Максим Сколозубов кулына күчте.

Бәйгедә катнашучылар үзләренең нинди сәләтләргә ия булуларын, егетләрнең спортта, кызларның аш-су пешерүдә дә уңган икәнлекләрен күрсәттеләр. Биюгә осталыклары да билгеле булды. Бәйгенең соңгы өлешендә заман татар кызы белән егете нинди булырга тиеш икәнлекләрен сөйләп киттеләр.

Жюри әгъзалары һәм чараның кунаклары арасында ­театр артистлары Фәнис Җиһанша, Әзһәр Шакиров, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин бар иде. Озак кына бәхәсләшкәннән соң, жюри уртак карарга килде. Һәм, бәйгенең нәтиҗәләре буенча, барлык катнашучыларга төрле номинация­ләрдә урын бирелде, ә инде «Татар кызы» һәм «Татар егете» исеменә быел Яңа Савин районының 9нчы мәктәп кызы Камилә Шәмсетдинова белән шул ук районның 7нче лицей егете Муса Гаянов ия булдылар.

- Төрле мәктәпләрдән булгач, Камилә белән без таныш түгел идек, әмма уртак телне бик тиз таптык һәм бергә эшләргә безгә уңайлы булды. Бәйгегә әзерләнү җиңел түгел, әмма без барысын да ерып чыктык. Катнашучылар арасында мин көндәшләр түгел, ә дуслар таптым! - ди Муса.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading