16+

Татар милләте: “Яшим!”- дип яшәргә тиеш

Татар халкы элек-электән үзенең дәүләтчелеген кайтару теләге белән янган. Баштагы елларда, чыннан да төрле яктан үсеш булды. Кызганыч, 1929 елдан башлап аны кыса-кысрыклый башладылар.

Татар халкы элек-электән үзенең дәүләтчелеген кайтару теләге белән янган. Баштагы елларда, чыннан да төрле яктан үсеш булды. Кызганыч, 1929 елдан башлап аны кыса-кысрыклый башладылар.

Һәм бүген без аның бөтен уңай һәм тискәре якларын күреп, белеп бәйрәм итәбез. Әгәр алдан автономия булмаган булса, бүгенге Татарстан да була алмаган булыр иде.
Кичә ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның Фәннәр академиясе вице-президенты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов әнә шулай дип белдерде.
Ул вакытта автономияле республика төзелү большевиклар тарафыннан ямаулык дип бирелә. Ягъни татар милләтен таркаткан, бүлгәләгән проектны без ни өчен әле шулай зурлап бәйрәм итәбез һәм бу дөрес эшме, дигән фикерләр яңгырады конференциядә.
Без 1552 елда дәүләтчелегезне югалтканбыз, шуннан соң 400 елга якын дәүләтсез яшәгәннән соң, күпмедер дәрәҗәдә дәүләтчелекнең нигезе булган автономияле республика биргәндә без аны алганбыз икән, хәзер моңа каршы килүнең бернинди дә мәгънәсе юк. Билгеле, татарны бүлгәләү факты бар һәм аны яшереп тә торып булмый. Әмма әгәр дә без шушы автономияле республика статусын алмаган булсак, бүгенге кебек киләчәккә өметебез дә булмас иде. Декларация кабул ителү - икенче адым булды. Минем уйлавымча, өченче адымы да, дүртенчесе дә булыр. Ләкин бит кеше үләм дип яшәми, яшим дип яши. Безнең милләт тә яшим дип яшәргә тиеш. Бүген без татар телен дәүләт теленә күтәрергә тырышабыз. Ләкин күтәреп бетереп булмый. Нишләп шулай соң? Бу сорауга җавапны эзләдем-эзләдем дә, аның җавабы бик гади икән. Дәүләт теле булсын өчен аның дәүләте булырга тиеш. Шуңа күрә без бүген булганга шөкер итеп, алга карап фикер йөртеп яшәргә тиеш булабыз, - диде Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев.
Аның әйтүенчә, Татарстан социаль әһәмияткә ия булган китапларны дәүләт хисабына бастырып чыгаручылар исемлегендә милли республикалар арасында беренче урында тора.
Татарстан китап нәшриятендә 100 дән артык исемдә социаль әһәмияткә ия булган китаплар бастырып чыгарабыз. Бу яктан караганда, без Россиядә 21 милли республика арасында беренче урында торабыз һәм руслардан кала, безнең шикелле дәүләт хисабына китаплар чыгарган бер генә республика да, бер генә милләт тә юк. Без мәктәптә укыганда рус һәм дөнья классикасын татар телендә укый идек. Мин "Евгений Онегин"ны да, Лев Толстой романнарын да, Максим Горький әсәрләрен дә татарча укыдым. Ул елларда алар татарчага бик күп тәрҗемә ителә иде", - диде ул.
ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, киләсе елдан башлап, Татарстанда бик күп мәдәни чаралар оештырылу күздә тотыла. Бу хакта журналистларга тулырак Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова сөйләде.
Шушы чаралар арасында игътибарга аеруча лаеклы берничә кызыклы проект бар. Аларның берсе - Татарстан районнарында яшәүче балалар катнашында милли мультфильм төшерү идеясы. "Татармультфильм" студиясе белән берлектә "Татарстан гасыры" проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Әлеге проект ике дәүләт телендә булачак.
- "Чара республикада яшәүче балаларны анимация сәнгатьенә һәм Татарстан тарихы турында кино төшерүгә өйрәтүгә һәм аларны ватанпәрвәрләр рухында тәрбияләүгә юнәлтелгән. Һәр район баласы бу фильтмның аннимацион өлешен ясаячак һәм проектның нәтиҗәсе буларак, бер зур милли мультфильм туачак", - диде мәдәният министры урынбасары.
Моннан кала, 2017 елда ХХ гасырның 20-30нчы елларында Татарстан автономияле республикасы төзелү һәм үсешен чагылдырган тулы форматтагы документаль фильм чыгару планлаштырыла, 2018 елда уенлы фильм төшереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading