16+

Татар телен укытуда быел күп кенә мәсьәләләр хәл ителде

Билгеле булганча, 2022 елның 1 сентябреннән татар теле уку планының мәҗбүри өлешендә дәүләт теле буларак укытыла башлаячак.

Билгеле булганча, 2022 елның 1 сентябреннән татар теле уку планының мәҗбүри өлешендә дәүләт теле буларак укытыла башлаячак.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин август киңәшмәсендә татар телен укыту буенча быел күп кенә өстенлекле мәсьәләләр хәл ителүен хәбәр итте.
– Гомуми белем бирү системасының төп принципларының берсе — республикабызның дәүләт телен һәм туган телләрне өйрәнү, туган телдә белем алу өчен шартлар тудыру, милли сәясәтне гамәлгә ашыру. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән агымдагы елда күп кенә өстенлекле мәсьәләләр хәл ителде, – диде министр.

2022 елның 1 сентябреннән яңартылган башлангыч һәм төп гомуми белем бирү стандартлары гамәлгә керә. Стандартларда өйрәнү өчен мәҗбүри булган «Туган тел һәм әдәбият» предметы өлкәсенә Россия Федерациясенә керүче төбәкләрнең үз туган телләрен укыту кертелгән. Алга таба дәүләт теле буларак татар теле уку планының мәҗбүри өлешендә укытылачак. Татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләр эшләнгән.

–Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән милли уку йортлары өчен грант системасы гамәлгә куелды. Уку йортларының укыту-методик һәм матди-техник базасын ныгыту буенча күләмле эш башкарыла, – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры. Бу уңайдан Илсур Хадиуллин милли мәктәпләргә капиталь ремонт ясалуы хакында да хәбәр итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading