16+

Татар телле “Википедия” авторларын бүләкләделәр

Кичә, 21 декабрь көнне, Казанда “Сәләт ВикиМәктәбе” 2018 елның көзге уку-укыту сессиясенең йомгаклау конференциясендә татар Википедиясенә мәкалә язучыларга таныклык тапшырды.

Кичә, 21 декабрь көнне, Казанда “Сәләт ВикиМәктәбе” 2018 елның көзге уку-укыту сессиясенең йомгаклау конференциясендә татар Википедиясенә мәкалә язучыларга таныклык тапшырды.

-Без бу чарада җиңүчеләрне билгеләмибез. Ә мәкалә язучы укучыларга таныклык, мәктәбебез атрибутикасы төшкән истәлекле бүләкләрне тапшырабыз, - диде “Сәләт ВикиМәктәбе” директоры Тимерхан Шәйхетдинов.
«Сәләт ВикиМәктәбе» Сәләт проектлары активистларын Викимедиа, Википедия һәм Викихәбәрләр заманча мәйданчыклары белән таныштыруга  юнәлгән. 
2018 елның 15 сентябрендә Татар Википедиясенә – беренче ирекле татар телендәге онлайн-энциклопедиягә – 15 яшь тулды. Аның эчтәлеге 70кә якын актив энтузиаст тарафыннан булдырыла. Алар ярдәмендә Татар Википедиясенең мәкаләләр саны 80 000 чиген узды. 2018 елның 26 июльендә Кейптаун шәһәрендә (КАР) Халыкара Викимания конференциясенең ябылыш тантанасында Википедияне гамәлгә куючы Джимми Уэйлс татар телле викимедиачы Фәрһад Фаткуллинны 2018 Ел викимедиачысы буларак игълан итте. Шулай ук быел 26 ноябрьдә Викимедиа Фондының Кушу буенча комитеты татар телле викимедиачылары юзер-төркемен таныды, шулай активистлар рәсми рәвештә Викимедиа хәрәкәтенең бер өлеше булды.  
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading