16+

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары төрек халкының кайгысын уртаклаша

Бүген Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында Дәүләт Советы депутатлары Кайгы уратклашу китабында Әнкарада булган зур теракт белән бәйле рәвештә төрек халкының кайгысын уртаклашу турында язу калдырды. "Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары Төркия Республикасында яшәүче тугандаш халыкның тирән кайгысын уртаклаша.

Әлеге кешелексез җинаятьләргә кагылышы булган кешеләрнең җәза алачагына шикләнмибез", - диелә Дәүләт Советы Рәисе һәм депутатлары исеменнән язылып, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, депутатлар һәм парламент аппаратының җаваплы хезмәткәрләре кул куйган кайгы уртаклашу язуында.

Исегезгә төшерәбез: шимбә көнне Төркия башкаласында тимер юл вокзалы районында, өч секунд интервал белән, ике шартлау булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading