Ел башыннан Татарстанда эшмәкәрләр илкүләм проект нигезендә 800 миллион сумга якын финанс ярдәме алган.
Бу ярдәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында МСП.РФ дәүләт платформасы аша бирелгән, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Мәгълүм булганча, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре микрозаем алу өчен МСП.РФ цифрлы платформасындагы «Микрофинанслауны сайлау һәм алу» бүлегенә кереп, гариза бирергә тиеш.
«Татарстан эшмәкәрләре җиде төрле финанс продуктыннан файдалана ала, шул исәптән махсуслаштырылган продуктлардан – махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләр эшли торган компанияләр өчен, шулай ук партнерлык продуктыннан. Алар буенча процент ставкалары елына 1дән башлап 9,5 процентка кадәр тәшкил итә һәм бу Россия Үзәк банкы төп ставканы арттырган шартларда бизнес өчен дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән финанслауның үтемлелеген арттыра. Әлеге ярдәм эшмәкәрлекнең төрле өлкәләрен колачлый, алар арасында экспортерлар, җитештерүче предприятиеләр, сәнәгать парклары резидентлары, технологик компанияләр һәм башкалар бар. Компанияләр 5 миллион сумга кадәр ташламалы финанслауга дәгъва итә ала», – дип хәбәр итте ТР икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.
Эшмәкәрләр, гадәттә, бу акчаны бизнесны киңәйтүгә тота. Мәсәлән, быел июнь аенда Татарстан эшмәкәре Аида Хатыйпова МСП.РФ порталындагы онлайн-хезмәткә мөрәҗәгать итеп, 4,5 процент ставка белән 5 миллион сумга микрозаем алган. Аңа ул, «Жар Свежар» франшизасын файдаланып, икмәк пешерү предприятиесе ачкан.
2024 ел башыннан Россиядә эшмәкәрләргә МСП.РФ платформасының онлайн-хезмәте аша барлыгы 15,7 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән. Микрозаемнарның күләме буенча Татарстан лидерлар рәтендә тора – 769 миллион сум. Лидерлар арасында шулай ук Краснодар крае (926 миллион сум), Удмуртия республикасы (915 миллион сум), Иркутск өлкәсе (868 миллион сум) һәм Кырым Республикасы (791 миллион сум) бар.
Россиянең Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич сүзләренчә, МСП.РФ платформасы аша көн саен эшмәкәрләрдән якынча 56 гариза кабул ителә һәм 68 миллион сумнан күбрәк суммага килешүләр төзелә. Быелның 11 аенда, микрозаемнарның уртача күләме – 2,4 миллион сумны, кредитның уртача срогы – 2,6 елны, ә уртача исәпләнгән ставка 7,4 процентны (банк кредитлары ставкасыннан 3-4 тапкырга азрак) тәшкил иткән.
Микрозаемнарның яртысыннан күбрәге – 64 проценты – әйләнештәге акчаларны арттыруга, 31 проценты – инвестиция максатларында һәм 5 проценты башка максатлар өчен алынган. Микрофинанслау хезмәтенә аеруча сәүдә (26 процент), хезмәтләр күрсәтү (24 процент) һәм җитештерү (18 процент) өлкәләрендә мәшгуль эшмәкәрләр арасында ихтыяҗ зур.
Эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә һәм үз эшен башларга планлаштырган кешеләргә дәүләттән ярдәм күрсәтү өчен МСП.РФ цифрлы платформасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация тарафыннан РФ Икътисади үсеш министрлыгы булышлыгы белән оештырылган. Ул РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты нигезендә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар