Академия составына кергән институтлар тарафыннан күп томлы хезмәтләр, аерым алганда җиде томлык татар тарихы, алты томлык татар энциклопедиясе нәшер ителгән. Информатика, физика кебек төгәл фәннәр өлкәсендә дә зур эшләр башкарылган. Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре институты республикадагы сулыкларны өйрәнә. Археология институты соңгы алты елда Болгар һәм Зөядә археологик казыну эшләре алып бара. Калган институтлар техник юнәлешле гамәли проектлар белән шөгыльләнә. Академия оешуның беренче көннәрендә үк анда хезмәт куйган медицина-биология фәннәре бүлеге академигы Марс Михайлов журналистларга академиянең оешу тарихын сөйләп алды.
- Академияне оештыру комитеты төзелде, аңа уналты кеше керде. Алар арасында югары уку йортлары ректорлары, академиклар, әйдәп баручы галимнәр бар иде. Академияне оештыру мәсьәләсе юктан гына барлыкка килмәде. Татарстанда югары уку йортлары күп, 300ләп төрле фәннәр докторлары бар. Аларның барысын бергә туплый торган оешма кирәклеге ачыкланды. Беренче чиратта безнең бурыч - Татарстанның тарихын өйрәнү булды. Гуманитар өлкәдәге проблемаларны да хәл итәргә кирәк иде. Төп игътибар да шул гуманитар фәннәргә бирелде. Республикада нефть чыга, аны эшкәртү кебек сораулар туып тора. Академия шуларны да хәл итү өчен дә оешты. Башта академия составында биш бүлек исәпләнде, хәзер аларның саны артты,- дип сөйләде ул.
Академиянең иң югары уңышы нефть химиясе белән бәйле. Түбән Камада зур нефть эшкәртү заводы ачылуда да академия галимнәренең өлеше бар.
- Фәнни эшләнмәләрсез андый куәтле заводлар ачып булмас иде. Бу - академиянең химия бүлеге галимнәренең уңышы, - ди Марс Михайлов.
Татарстан тарихын да аерым ассызыклап үтте ул.
- Яшерен-батырын түгел, тарих белән бәйле бәхәсләр күп булды. Бик күп хезмәтләрне үз эченә алган Татарстан тарихы энциклопедиясе нәшер ителде. Моны да академиянең уңышы дип саныйм, - диде академик Михайлов.
Танылган тел галиме, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Рүзәл Йосыпов та академияне республиканың горурлыгы дип атый.
- Чирек гасыр элек - Татарстанның суверенлыгы турында декларация кабул ителгәннән соң, яулап алынган казанышларыбызның берсе дип атарга була аны. Академия ул - галимнәрнең төп йорты. Татарстан галимнәре ил буенча әйдәп баручылардан санала. Дөнья күләм танылганнары да бар. Үзем гуманитар фәннәр өлкәсе кешесе буларак, бигрәк тә тел, әдәбият, тарих өлкәсен кайгыртам. Шулар өчен җаным авырта. Без, татар галимнәренең бурычы - мөмкин булганча телебезне, тарихыбыз, мәдәниятебезне саклап калу, аны үстерү. Кулдан килгәнчә эшлибез, әмма алда бурычлар әле күп, аларны ерып чыгарлык потенциалыбыз бар, - ди ул.
Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов сүзләренчә, республиканың уку йортларын академия канаты астына алу дөрес эшләнгән адым булды.
- Академия юк җирдән барлыкка килмәде. Аның нигезе - югары уку йортлары галимнәре. Академия составында бүген алты институт, 120гә якын академик һәм әгъза-корреспондент исәпләнә. Һәрдаим конференцияләр үткәреп торабыз, күп хезмәтләр, томлыклар чыгарабыз. Иң зур уңышыбыз дип мин татар энциклопедиясен нәшер итүне атап үтәр идем, - дип, ул да гуманитар фәннәргә игътибарның зур булуын билгеләп үтте.
- Гуманитар өлкәнең инвестиция потенциалына килгәндә, Казанның меңьеллыгында гына да ул 90 миллиард инвестиция кертте. Академия республика ихтыяҗларын кайгыртып эшли, аның максаты да шул иде, - ди ул.
Комментарийлар