16+

Татарстан имамы югалу сәбәпле җинаять эше кузгатылды

Татарстанда Саранскидан Казанга кайту юлында югалган Сөләймән Зариповны эзлиләр. Ул - "Нурулла" мәчетенең икенче имамы, заманында Россия Ислам университеты проректоры иде. Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тарафыннан Россия җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче бүлеге "а" пункты буенча (ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү) җинаять эше кузгатылды. Алты...

Татарстанда Саранскидан Казанга кайту юлында югалган Сөләймән Зариповны эзлиләр. Ул - "Нурулла" мәчетенең икенче имамы, заманында Россия Ислам университеты проректоры иде.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тарафыннан Россия җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче бүлеге "а" пункты буенча (ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү) җинаять эше кузгатылды.

Алты бала әтисе Сөләйман Зарипов 7 февральдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайткан 62 яшьлек танышы белән үзенең Тoyota Corolla машинасында Саранскидан Казанга кайтырга чыга. Кайтышлый алар Буа районының Иске Суыксу авылы мәчетенә кереп намаз укып чыгалар. Аннан Буага таба юлларын дәвам итәләр. Машина табыла, тик шул вакыттан билге әлеге ир-атлар турында берни билгеле түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading