16+

"Татарстан командасы" җиңүчеләрне бүләкләде

16 сентябрьдә "Татарстан командасы" активистлары ике ай ярым дәвам иткән конкурс һәм акцияләргә танатаналы рәвештә нәтиҗәләр ясады.

16 сентябрьдә "Татарстан командасы" активистлары ике ай ярым дәвам иткән конкурс һәм акцияләргә танатаналы рәвештә нәтиҗәләр ясады.

Бу вакыт аралыгында дистәләгән проектлар гамәлгә ашырылып, меңләгән кеше "Татарстан командасына" кушылды.

Күп кенә татарстанлылар әлеге команда хәрәкәтенә кушылып, үзләренең идеяләрен тәкъдим итте. "Безгә эшләү һәм республикага файда китерү бик кызыклы булды. Шәхсән минем өчен "Татарстан командасы" - миңа алга таба хәрәкәтләнергә ярдәм итә торган патриотик рух", - диде җәмәгать активисты Яна Сирюкова.



"Татарстан командасы" активистлары нәтиҗә ясап, акция һәм конкурсларда катнашучыларга бүләкләр, рәхмәт хатлары да тапшырды.

Иң яшь бүләк иясенә 5 кенә әле. Аделина Атласова һәм Никита Ивачев откурытка ясау конкурсында җиңгән. Светлана Карпухина "Бергә укыйбыз" дигән буккроссинг юнәлешендәге акцияне башта үзе яшәгән подъездда оештырган, аннан әлеге юнәлеш бөтен республика буенча таралган.

"Яшь гвардия" җитәкчесе Динар Бариев "Гражданлык сәгате" акциясе уздырган өчен грамота тапшырылды.

Шәмсетдиновлар гаиләсен "Бишлелек иртә" проектыннан бөтен Татарстан белә хәзер. 200дән артык татарстанлы социаль челтәрләрдә республикабызга мәхәббәтен белдерде.



Әлеге патриотик хәрәкәт халыкчан булуы баелән аерылып торды, шунлыктан ул киләчәктә дә үсеш алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading