16+

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны Корбан гаете белән котлады

"Мөхтәрәм җәмәгать! Татарстан мөселманнары д нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык дин кардәшләребезне Корбан гаете белән котлыйм. Күркәм бәйрәмебез Корбан гаете мөбарәк һәм хәерле булсын! Барчаларыбызга иминлек, игелек, бәрәкәт алып килсен! Корбан чалу гыйбадәте Аллаһка якын булу һәм аның нигъмәтләренә шөкер итү өчен башкарыла. Корбан чалу ул - Раббыбызның бер...

"Мөхтәрәм җәмәгать! Татарстан мөселманнары д нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык дин кардәшләребезне Корбан гаете белән котлыйм. Күркәм бәйрәмебез Корбан гаете мөбарәк һәм хәерле булсын! Барчаларыбызга иминлек, игелек, бәрәкәт алып килсен! Корбан чалу гыйбадәте Аллаһка якын булу һәм аның нигъмәтләренә шөкер итү өчен башкарыла. Корбан чалу ул - Раббыбызның бер...


"Мөхтәрәм җәмәгать!

Татарстан мөселманнары д нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык дин кардәшләребезне Корбан гаете белән котлыйм. Күркәм бәйрәмебез Корбан гаете мөбарәк һәм хәерле булсын! Барчаларыбызга иминлек, игелек, бәрәкәт алып килсен!

Корбан чалу гыйбадәте Аллаһка якын булу һәм аның нигъмәтләренә шөкер итү өчен башкарыла. Корбан чалу ул - Раббыбызның бер әмере. "Кәүсәр" сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: "Раббың ризалыгына намаз укы. Корбан чал" (Кәүсәр сүрәсе, 2 нче аять), - дип боера.

"Хаҗ" сүрәсендә әйтә: "Без һәр өммәткә корбан чалуны тәртип иттек. Үзләренә ризык булырга тиешле дүрт аяклы малларны корбан итеп чалганда, Аллаһ исемен телгә алсыннар, дип. Сезнең Раббыгыз Ул - бердәнбер Аллаһ. Шулай булгач, Аңа тәслим итегез. (Ий, Мөхәммәд) син ихлас күңеллеләрне һәм тыйнак итагатьчеләрне сөендер ("Хаҗ" сүрәсе, 34 нче аять)", - ди.

Корбан бәйрәме изге сәфәр - хаҗ кылу тәмамланган көн дә. Пәйгамбәребез салләлаһу гәлайһи вә сәллам бер хәдисендә әйтә: "Аллаһ каршында көннәрнең иң бөеге - Корбан бәйрәменең беренче көне, аннан соң хаҗилар Минәдә карар кылган икенче көндер", - ди.
Безнең ватандашларыбыз да миллионлаган мөселманнар белән бергә Кәгъбада очраша. Аллаһы Тәгалә аларның хаҗларын кабуллардан кылсын һәм туган илебезгә исән-имин әйләнеп кайтырга язсын.

Аллаһы Тәгалә күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалган корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!", - диелә аның бәйрәм мөрәҗәгатендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading