16+

Татарстан пенсиягә чыгу яшен киметү тәкъдиме белән чыгачак

Әлеге мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителәчәк.

Әлеге мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителәчәк.

Республика Дәүләт Советы депутатлары Татарстан халкының күп санлы соравы буенча, Covid-19 пандемиясе сузылу белән бәйле рәвештә, пенсиягә чыгу яшен киметү уңаеннан РФ Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.

«Безгә кайнар линиягә пенсия белән тәэмин итү белән бәйле күп кенә сораулар килде. Бу, барыннан да элек, пенсия яше белән бәйле мәсьәлә. Соңгы вакытта бу яктан бераз тынычлану булган иде. Әмма хәзер, килеп туган икътисади вазгыятьне исәпкә алып, күп санда эшсезләр пәйда булгач, кешеләр пенсиягә чыгу яшен киметү мәсьәләсенә ни өчен әле әйләнеп кайтмаска, дип белдерә», - диде ул.

Спикер әйткәнчә, әлеге мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителәчәк.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading