16+

Татарстан синоптиклары беренче яшен вәгъдә итә

Республикада һава көндезге сәгатьләрдә 29 градуска кадәр җылыначак.

Республикада һава көндезге сәгатьләрдә 29 градуска кадәр җылыначак.

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, 13 апрельдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яшен булуы ихтимал. Тәүлек дәвамында көчле җил сакланачак. Төнлә бераз салкынайтачак: +3...+8 градус, көндез дә салкын булачак: +8...+13 градус фаразлана.

Якшәмбе, 14 апрельдә төнлә -2 +3 градуска кадәр салкынайтачак..., көндез +9 +14 градуска кадәр җылыта.

Киләсе атнага килгәндә, республикага яңгырлар киләчәк, көндезге һава температурасы +10дан +15 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading