16+

Татарстан табиблары гадәти булмаган операция үткәргәннәр (+видео)

Яшел Үзән хирурглары гадәти булмаган операция үткәргәннәр. Бер авыруның баш тиресе астында яшәгән һәм хәрәкәт иткән 10 см озынлыктагы паразитны алып ташлаганнар.

Яшел Үзән хирурглары гадәти булмаган операция үткәргәннәр. Бер авыруның баш тиресе астында яшәгән һәм хәрәкәт иткән 10 см озынлыктагы паразитны алып ташлаганнар.

Кыз ике атна элек, төнлә көзгедән күз алмасы тирәсендә хәрәкәт итүче җеп сыман юка суалчанны күреп ала. Ул куркып кала һәм шунда ук Казан офтальмология клиникасына мөрәҗәгать итә. Пациентка операция ясарга әзерләнгәндә, гельминт кызның организмы буйлап башка җиргә шуыша һәм аны алып булмый.
Республика клиник хастаханәсендә исә авыруның сәламәтлеге өчен бернинди куркыныч тапмыйлар.

Ә 31 майның кичендә кыз Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегенә мөрәҗәгать итә.

Операцияне хирург Андрей Сергеев үткәрә. Аның сүзләренә караганда, аның эш тәҗрибәсендә мондый очракның әле булганы юк.
- Пациентка безгә баш тиресе астында ниндидер суалчанның барлыкка килүе һәм аның тире астында шуышып йөрүе турында хәбәр итте. Бу яңалык бездә башта шик уятты. Өстәвенә,  мондый авыру безнең җирлек өчен хас түгел, - дип сөйли табиб Андрей Александрович. Шулай да аның табибларга йөрүен туктатырга булдык, суалчанның бармы-юкмы икәнен ачыклау өчен операция үткәрергә булдык.

Операция вакытына суалчан пациентканың тәне буйлап хәрәкәт итеп баш артына хәтле барып җиткән һәм биредә борчак зурлыгындагы шеш хасил булган. Әлеге затны алу буенча операция 10 минут дәвам иткән. Әмма аның барышында катлаулыклар барлыкка килгән. Табиб баш тиресен кисеп караган, берни дә юк. Шуннан соң баш сөяген каплаучы апоневрозны кисәргә булганнар, менә шунда паразит табыла да инде. Кыяфәте буенча юка җепне хәтерләтә ул, әмма әгәр аны сузсаң, озынлыгы 10 см тәшкил итә.

Әлеге суалчанны махсус эретмәгә салынган банкага урнаштыралар да, анализлау өчен йогышлы авырулар хастаханәсенә илтәләр.

 Гельминт пациентка 2021 елда Анапада ял иткән вакытта эләккән, - дип сөйли табиб-инфекционист Зөлфия Хәлилова. – Аны дирофилярий личинкалары (дирофилярияләр - ак төстәге җепсыман суалчаннар, гадәттә, ул черкиләр авыруы булып санала) белән зарарланган черки тешләгән. Тешләгән урында кечкенә шеш барлыкка килгән. Биредә тире астында корт (суалчан) үсә башлаган. Бу паразитның төп үзенчәлеге-ул тән буйлап шуышып йөрергә сәләтле. Пациентлар бик еш кына тире астында нидер бар, ул шуышып йөри, дип зарлана. Әлеге суалчаннарның яшәү өчен иң яраткан урыны ул-күзләр, яки күз тирәсе. Дәвалауның бердәнбер ысулы – хирургия.

Фото: http://zpravda.ru/



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading