16+

Татарстан театрлары яңа сезонда 66 премьера тәкъдим итә

Шушы арада республика театрлары үзләренең яңа сезоннарын ачып җибәрә.

Шушы арада республика театрлары үзләренең яңа сезоннарын ачып җибәрә.

Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова әйтүенчә, ел саен республиканың дәүләт театрларында дүрт мең тамаша оештырыла, аларны миллионга якын кеше карый. 2015 елда Татарстан театрларында 66 премьера тәкъдим ителгән. Ааларында милли классик әсәрләрдән башлап, дөнья драматургиясе дә бар.

- Сәнгатьнең теләсә нинди төре кебек үк, театраллар да профессиональ аралашуга, фикер алышуга, идеяләрне тормышка ашыруга, осталык буенча тәҗрибә уртаклашуга мохтаҗ. Башкалабызда бу уңайдан халыкара, россиякүләм театр чаралары, фестивальләр, форумнар оештырылып тора. Шаляпин исемендәге опера, Нуриев исемендәге классик балет фестивальләре, «Нәүрүз» театр-агарту форумы, «Шомбай-фест» курчак театрларының халыкара фестивале, Тинчурин исемендәге милли драматургия проекты шундыйлардан, - ди Эльвира Камалова.

Ул Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Буа, Әтнә, Бөгелмә курчак театрларында да төрле сәнгать чаралары үткәрелеп торуын да әйтте.

Камал театры директоры Илфир Якупов әйтүенчә, 7 октябрьдә Камал театры алдында беренче мәртәбә "Камал театрын кочакла" акциясе узачак. Быелгы сезонда премьералар белән бергә юбилей чараларын уздыру да күздә тотыла. Театрның 110 еллыгы 22 декабрьдә узар, дип көтелә. Камал театры бу сезонда Тыва республикасына гастрольләргә барса, Саха театры Казанга киләчәк. Киләсе елның июнендә үтәчәк "Нәүрүз" фестиваленең чираттагысы да Якутиягә багышланачак. Качаловлылар быел 226 сезоннарын "Укрощение строптивой" спектакле белән ачып җибәрә. Алар үзләренең юбилейларын 27 ноябрьдә билгеләп үтәчәк. Шул көнгә музейларының бер өлешен ачуны да күздә тоталар. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры тамашачыларны "Пиковая дама", "Летучая мышъ" "Ромео и Джульетта" премьералары белән сөендерәчәк.

Тинчурин театрында быелгы сезонда Аяз Гыйләҗевның "Ефәк баулы былбыл кош" әсәре буенча спектакльне театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин куярга җыена. Туфан Миңнуллинның "Ак тәүбә, кара тәүбә" спектаклен Резидә Гарипова сәхнәләштерә. Рәшит әфәнде бу сезонда төрек драматургы белән эшләргә ниятләре барлыгын да җиткерде.
Казан яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев шушы арада гына коллективның Чабаксарда узган фестивальдә катнашып Гран- при алып кайтуларын хәбәр итте. Ә Ялтада үткән фестивальдә "Милли традицияләрне саклаган өчен" дигән төрдә диплом Нуриәхмәт Сафинга тапшырылган.

- Быел да солдатлар янына барып спектакльләр уйнауны дәвам итәчәкбез. Сезонны 30 сентябрьдә "Артист" дигән спектакль белән ачып җибәрәбез. Балалар өчен "Светофор плюс" спектакле куелса, өлкәнрәкләр өчен "Гашыйклар утравы" куелырга әзерләнә. Артистлар руc мәктәпләренә барып балаларны спектакльләр куярга өйрәтәчәкләр, - диде Мансур Ярмиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading