Алабуга районында М-7 трассасының 1014 чакрымында җиде йөк автомобиле бәрелешкән. Авария аркасында 3 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. Аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, бензовоз машинасы юл кырыена ауган, аның артыннан килүче тагын берничә автомобиль бер-бер артлы бәрелешкән.
Комментарийлар