16+

Татарстан янгын сүндерүчеләре янгын сүндерүдә ярдәм итү өчен Мордовиягә китте

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең аэробиль төркеме ут белән көрәштә ярдәм итү өчен Мордовиягә чыкты. Күрше республикага барлыгы 45 кеше һәм 8 берәмлек техника киткән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең аэробиль төркеме ут белән көрәштә ярдәм итү өчен Мордовиягә чыкты. Күрше республикага барлыгы 45 кеше һәм 8 берәмлек техника киткән.

"Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының анда эшли торган төркемен көчәйтү зарурлыгы туды. Без ярдәм итәргә, автоном рәвештә эшләргә, куелган бурычны үтәргә тиеш. Бөтен кирәкле экипировка һәм милек бар», - дип билгеләп үтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов.

“Заповедная Мордовия” табигый тыюлыгында утны 3 августтан бирле сүндерәләр. Табигый янгынны бетерү тәүлек буе дәвам итә, көчле җил һәм коры эссе һава торышы эшне катлауландыра. Татарстан янгын сүндерүчеләреннән тыш, катлаулы участокларда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Новгород, Пенза, Ульяновск өлкәләреннән, Мордовия, Марий Эл һәм Чувашия Республикасыннан аэромобиль төркемнәре җәлеп ителгән инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading