16+

Татарстан яшьләрен чит илгә эшкә чакыралар

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Булат Низаметдинов Төркиядә «Аккую» атом электр станциясен төзергә ярдәм итәчәк. Идел буе федераль округыннан бу эш өчен ун яшь белгеч кенә сайлап алынган.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Булат Низаметдинов Төркиядә «Аккую» атом электр станциясен төзергә ярдәм итәчәк. Идел буе федераль округыннан бу эш өчен ун яшь белгеч кенә сайлап алынган.

– Әлеге ун студент бик җитди тикшерү узды. Бары тик лаеклы кешеләр генә анда бара ала. Безнең студентлар шулай ук Росатом тарафыннан бирелгән халыкара проектта катнаша, – дип белдерде бу хакта Россия студентлар отряды аппараты җитәкчесе Дмитрий Парамонов.
Татарстан, Чувашия студентларын шулай ук Һиндстан, Бангладешка җәйге эшкә бик теләп чакыралар икән.
Безнең студентлар шулай ук Якутиядәге «Сила Сибири» газүткәргечен төзергә ярдәм итәчәк. Биредә яшьләр юлларны һәм юл кырыйларын ныгыта.
– Гадәттә, төзүчеләрне Себер якларына җибәрәбез. Аена алар якынча 35-48 мең сум акча эшли ала, – ди Дмитрий Парамонов.
Бу көннәрдә Казанда «Сүз белән түгел, эш белән» дигән IV эшче яшьләр форумы узды. Биредә студентлар хезмәт отряды вәкилләренә җәйге эшкә юллама тапшырдылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading