16+

Татарстан Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев отставкага китте

Рөстәм Миңнеханов Илгиз Гыйләҗевка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. "Республиканың суд системасын үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов, Илгиз Гыйләҗевка мөрәҗәгать итеп. - Сезнең законга хезмәт итүегез - югары профессионализм, үз эшегезгә намуслы һәм җаваплы караш үрнәге".

Татарстан Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев отставкага китте

Рөстәм Миңнеханов Илгиз Гыйләҗевка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. "Республиканың суд системасын үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов, Илгиз Гыйләҗевка мөрәҗәгать итеп. - Сезнең законга хезмәт итүегез - югары профессионализм, үз эшегезгә намуслы һәм җаваплы караш үрнәге".

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗевның мактаулы отставкасына бәйле чарада катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, эшенең башында Гыйләҗев рәислегендә 1989 елда Чаллыда республиканың Югары судында ачык суд утырышы дәреслекләргә кертерлек булды.

"Озак еллар эшләү дәверендә Сез гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау мәсьәләләрендә бәхәссез абруй казандыгыз. Сезнең гадел хөкем нигезләрен белүегез, осталыгыгыз, тәнкыйди фикер йөртү һәм акыл белән исәпләнгән карарлар кабул итү сәләтегез бүген яшь буын юристларны һөнәрнең югары стандартларын һәм этика нормаларын төгәл үтәргә рухландыра. Сезнең катлаулы эшчәнлегегезнең мөһим нәтиҗәсе - суд хакимиятенең абруен күтәрү, гражданнарның суд системасына ышанычын арттыру. Сезнең җитәкчелектә ТР Югары суды коллективы динамик үсешен дәвам итте һәм үзен профессионаллар командасы буларак танытты», - диде Рөстәм Миңнеханов.  Илгиз Гыйләҗевнең кешеләрнең проблемаларына битараф булмаган мөнәсәбәте аңа бөтен халык хөрмәтен яуларга ярдәм итте, дип ассызыклады ул.

Татарстан Рәисе Илгиз Гыйләҗевнең тәҗрибәсе һәм белемнәре яңа кулланышка керәчәгенә ышаныч белдерде. "Һәр башлангычта уңышлар телим һәм күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә, Сезгә һәм гаиләгезгә ныклы сәламәтлек телим", - диде ул ахырда.

Үз чиратында, Илгиз Идрис улы Гыйләҗев, җавап сүзе белән чыгыш ясап, болай диде: «Мин Татарстанда яшәгәнем һәм эшләгәнем өчен язмышка рәхмәтлемен. Патрис Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университетында уникаль белем алдым һәм бу белем миңа бик ярдәм итте. Гомере буе җаваплы һәм кызыклы эш белән шөгыльләнгәне өчен язмышка рәхмәтлемен. Гаделлекне торгызу, конфликтлы ситуацияләрне хәл итү, язмыш миңа проектларны республикабызның суд системасында тормышка ашырырга һәм барлык өлкәләрдә эшне яхшыртырга тырышырга мөмкинлек бирде. Минем укытучыларым Аполлонов Николай Васильевич, Баранов Геннадий Михайлович, Шәрифуллин Риф Камил улы һәм башка остазларым булуга рәхмәтлемен. Конструктив хезмәттәшлек өчен, үзем белән аеруча нәтиҗәле һәм файдалы эшләгәннәгә рәхмәт белдерергә телим, бу - Кафил Фәйхеразый улы Әмиров һәм Әсгать Әхмәт улы Сәфәров. Республикабызның сәяси җитәкчелеге һәм беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм башка җитәкчеләр ярдәме булмаса, суд системасындагы зур һәм әһәмиятле проектларны хәл итү кыен булыр иде. Барыгызга да зур рәхмәт! Безнең республиканың барлык судьялар корпусына, аерым - рәислек корпусына, судлар аппараты, суд департаменты идарәсе хезмәткәрләренә - без сезнең белән бер команда, һәм бергәләп кенә  эшебездәге генә түгел, ә республикабызның иҗтимагый тормышындагы бик катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алдык. Ничек әйтелә, бергә һәм алга гына! Безнең суд системасы традицияләре дәвам итәр, дип ышанам. Зур рәхмәт, сәламәтлек һәм уңышлар".

Чарада ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, республиканың көч, хокук саклау структуралары, суд системасы вәкилләре катнашты.

Белешмә өчен:

Илгиз Идрис улы Гыйләзов 1957 елда туган.

1987 елның июненнән Казан шәһәренең Бауман район суды судьясы.

1989 елның апреленнән Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы.

1996 елның июненнән Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары.

2011 елның маеннан Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе.

Россия Федерациясе Президентының 2017 елның 31 маендагы 246 номерлы Указы нигезендә вәкаләтләрен гамәлгә ашыра.

Беренче квалификация классы бар.

Татарстан Республикасының Атказанган юристы, Россия Федерациясенең Атказанган юристы. «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading