16+

Татарстан журналисты Путинга нинди сорау бирде һәм нинди җавап алды?

РФ Президенты Владимир Путин ни өчен Казан БРИКС саммиты уздыру урыны буларак сайланганын аңлатты. Бу хакта ул туры элемтә барышында сөйләде.

Татарстан журналисты Путинга нинди сорау бирде һәм нинди җавап алды?

РФ Президенты Владимир Путин ни өчен Казан БРИКС саммиты уздыру урыны буларак сайланганын аңлатты. Бу хакта ул туры элемтә барышында сөйләде.

«Татарстан – бөтен ил өчен үрнәк булган, яхшы гына үсеш алучы төбәк. Анда конфессияләр һәм милләтләр арасында мөнәсәбәтләр нык, шуңа күрә 2024 елда БРИКС саммитын уздыру нәкъ менә Казанга ышанып тапшырылды», – диде Путин «Татар-информ» хәбәрчесе Артур Халиулов соравына җавабында. Шулай ук Илбашы Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев эшчәнлеге дә, хәзерге җитәкчебез Рөстәм Миңнеханов эшчәнлеген дә югары бәяләде.

«Татарстан бик яхшы үсеш ала, ә Казан – иң яхшы үрнәкләрнең берсе. Яхшы шартлар тудырылган. Республика җитәкчелеге яхшы эшли. Шулай ук, республикада халыкның эчке культурасы дәрәҗәсе сокландыра һәм хөрмәткә лаек», – диде Президент. Ул Татарстанда инфраструктура да яхшы үсеш алуын билгеләп үтте. Казан спорт, сәяси чараларны да уңышлы үткәрде, шуңа күрә үзенә җәлеп итеп тора, ди Путин.

«Үзенең һәм партнерларының мәнфәгатьләрен күздә тотып эш иткән, беркемгә үзенекен такмаган, хәрби блоклар булдырмаган, ә бердәм нәтиҗәле үсешкә шартлар тудырган илләр турында сүз бара. Киләсе елда БРИКС рәисе буларак Россиянең эше шуңа багышланачак», – диде ил Президенты.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading