16+

Татарстанда 13 һәм 17 яшьлек егетләр атакайны талап, өенә ут төртеп үтергәннәр

Бу елның 13 ноябрендә янгын чыккан барак корылмасында ике олы яшьтәге ир кешенең мәете табылган иде.

Татарстанда 13 һәм 17 яшьлек егетләр атакайны талап, өенә ут төртеп үтергәннәр

Бу елның 13 ноябрендә янгын чыккан барак корылмасында ике олы яшьтәге ир кешенең мәете табылган иде.

Алар төтендә агуланып үлгән дип фаразланды. Тик янгын сәбәпләрен тикшерә башлагач, монда әлеге очракның сәбәбе бары ут кына түгел, ә җинаять икәнлеге ачыкланган.
Әлеге җинаятьне Казанда туып-үскән 13 һәм 17 яшьлек ике егет башкарган.

Фаҗига булган көнне алар Казаннан Яшел Үзәнгә такси белән барып, җирле чиркәү атакаеның өеннән 1,5 мең сум акча һәм кәрәзле телефон урлыйлар. Егетләр ул төнне атакайдан анда кунарга рөхсәт сорарга да кыенсынмыйлар. Тик гозерләренә уңай җавап алмагач, ачулы егетләр аның яшәгән йортына ут төртеп качалар. Егетләр урланган телефоннан янгын хезмәтенә шалтыратып, әлеге йортка ут дөрләве турында әйтәләр.

Хәзерге вакытта җинаятьчеләрнең 17 яшьлеге сак астына алынган, әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading