16+

Татарстанда 15 мең 863 кеше эшсез

13 октябрьгә Татарстанда халык мәшгульлеге органнарында теркәлгән эшсезләр саны 15 мең 863 кеше, диелә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

13 октябрьгә Татарстанда халык мәшгульлеге органнарында теркәлгән эшсезләр саны 15 мең 863 кеше, диелә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бу, узган атна белән чагыштырганда, 102 кешегә әзрәк. Шулай итеп, Татарстанда теркәлгән эшсезләр күрсәткече кимегән һәм тулаем 0,77 процент тәшкил итә.

Республика халык мәшгульлеге органнарына эш бирүчеләр 33 мең 961 вакансия буш булуын белдерә, бер атнада 1631 эш урыны тәкъдим ителгән. Бу чорда барлыгы 836 кеше эшсез буларак теркәлгән. Эштән азат ителгән һәм эшсез буларак исәпкә баскан 374 кеше үз теләге белән эштән киткән, 57 кеше, оешма ябылу яки хезмәткәрләр штаты кыскартылу сәбәпле, щлеге исемлеккә эләккән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading