16+

Татарстанда 15300 кеше эшсез буларак теркәлгән

Татарстан Статистика комитеты мәгълүматларына караганда, республикада хезмәт яшендәге 2066,9 мең кеше икътисади актив.

Татарстан Статистика комитеты мәгълүматларына караганда, республикада хезмәт яшендәге 2066,9 мең кеше икътисади актив.

- Республикада хезмәт базары тотрыклы, - диде хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татмедиа» республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Быелның гыйнвар-июнь айларында халыкның мәшгульлек үзәкләренә 40,5 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Шулардан 23,6 мең кеше эшкә урнаштырылган, бүгенгә эшсезләр сыйфатында теркәлгән кешеләр саны - 15,3 мең.

- Эш бирүчеләрдә хәзерге көнгә 34,7 мең вакансия бар. Күбрәк эшче һөнәрләре, пассажир транспортын йөртүчеләр кирәк. Татарстанда эшсезләр күрсәткече 3,9 процент, Россия буенча мондый күрсәткеч - 5,8, ә Идел буе федераль округында 5,1 процент, - диде Эльмира Зарипова.

Чаллыдагы «КамАЗ», «АВТОТЕХНИК» һәм Казандагы «Кварт» предприятиеләре, коллективны кыскартмау максатында, 21 мең кешегә вакытлы мәшгульлек тудырган. Быел Чаллыдагы автозаводка, Казандагы авиация һәм вертолет заводларына һөнәр училищесын тәмамлаган 110 егет белән кызны эшкә урнаштыру күздә тотыла. Аларга хезмәтләренең беренче алты аенда хезмәт хакларының бер өлешен дәүләт түли. Бу кризиска каршы дәүләт программасы кысаларында, предприятиеләргә ярдәм йөзеннән башкарыла. Шушы ук программа нигезендә, инвалидларга эш урыннары булдырган предприятиеләргә дә финанс ярдәме бирелә. Әгәр инвалид шәхси эш башларга тели икән, аңа дәүләт тарафыннан субсидия бирелә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading