16+

Татарстанда 2020 елда урман янгыннарын сүндерү буенча ике яңа станция төзеләчәк

Әлеге эш “Экология” милли проекты кысаларында алып барыла.

Татарстанда 2020 елда урман янгыннарын сүндерү буенча ике яңа станция төзеләчәк

Әлеге эш “Экология” милли проекты кысаларында алып барыла.

2 яңа урман янгыннарын сүндерү станциясе Татарстанда 2020 елда төзеләчәк. Бу эш “Экология” милли проекты кысаларында башкарыла.

Түбән Кама һәм Нурлат урман хуҗалыгы базасында әнә шундый объектлар барлыкка киләчәк.   Моннан тыш, агымдагы елда урман янгыннарын сүндерү өчен 12 берәмлек техника һәм җайланмалар сатып алыначак. Сүз тугыз янгын автоцистернасы, кече урман патруле комплексы һәм югары басымлы ике янгынга каршы җайланма турында бара.  

Сүз уңаеннан, бүген урманнарда янгын куркынычсызлыгын урман хуҗалыклары карамагындагы икенче типтагы 18 урман янгыннары станциясе һәм ТР “Урмандагы янгынны сүндерү үзәге” ДБУ каршындагы өченче типтагы биш урман янгынын сүндерү станциясе тәэмин итә. Гомумән алганда, алар 342 берәмлек техника белән җиһазландырылган.

Татарстан Республикасында урманнарда 2011 елдан бирле янгын чыгу очраклары теркәлмәгән. 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading