16+

Татарстанда 29 кешеле автобус ауган

Татарстанда Бөгелмә яныннан үтүче юлда 29 пассажирлы автобус юл кырыена төшеп ауган. Бу хактагы хәбәр Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 00:31 сәгатьтә килеп ирешә.

Татарстанда Бөгелмә яныннан үтүче юлда 29 пассажирлы автобус юл кырыена төшеп ауган. Бу хактагы хәбәр Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 00:31 сәгатьтә килеп ирешә.

Самарадан Ижевскига баручы автобус аву нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күргән. Аларның 5сенең хәле уртача авырлыкта, ә 57 яшьлек хатын-кыз авыр тән җәрәхәтләре алган, алар хастаханәләргә озатылган. Калган 23 кеше Самара - Пермь автобусы белән юлларын тиешле пунктка кадәр дәвам иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading