16+

Татарстанда 3 яшьлек бала суга батканнан соң тикшерү эшләре башланды

Саба районындагы Керәнне авылында фаҗига булган: 3 яшьлек бала Мишә елгасында батып үлгән.

Саба районындагы Керәнне авылында фаҗига булган: 3 яшьлек бала Мишә елгасында батып үлгән.

Фаразлар буенча, бала иптәшләре белән яр буенда уйнап йөргән, ә бу вакытта әти-әниләре ишегалдында хуҗалык эшләрен караган.

Баланың югалганын абайлаганнан соң аны эзли башлаганнар. Аны 10 метр читтә агучы Мишә елгасыннан тапканнар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading