16+

Татарстанда -33 градуска кадәр суыта

Татарстан синоптиклары республикада чираттагы суыту турында кисәтә. Кайбер очракларда һава температурасы -33 градуска кадәр төшәчәк.

Татарстан синоптиклары республикада чираттагы суыту турында кисәтә. Кайбер очракларда һава температурасы -33 градуска кадәр төшәчәк.

Республика буенча Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 13 февральдә, төбәктә урыны белән җепшек кар явуы көтелә. Буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булуы ихтимал.  Төнлә температура -11 -16, көндез -4 ..-9˚ булыр дип фаразлана.

Чәршәмбе, 14 февральдә, атмосфера басымы шактый артачак, ә явым-төшем тукталачак. Температура фоны төшәчәк һәм нормадан -9-14 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә.

Пәнҗешәмбе, 15 февральдә төнге температура -22 ..-27, урыны белән -30га кадәр җитәчәк, ә көндезге сәгатьләрдә -16..-21˚ булачак. Җомга һәм шимбә көннәрендә төбәктә төнге температура -25 -30 тәшкил итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading