16+

Татарстанда 3,5 млн тонна уңыш җыеп алынган

31 августка республикада 3522 мең тонна бөртек җыеп алынган, уңыш гектарыннан якынча 35,6 центнер чыга. 990,5 мең гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган. Бу - планның 67 проценты. Иң зур уңыш - Зәй районында: 139,9 мең тонна, уртача уңыш - 49,6 ц/га. Сарман районы кырларында 138,1 мең тонна бөртек җыеп...

31 августка республикада 3522 мең тонна бөртек җыеп алынган, уңыш гектарыннан якынча 35,6 центнер чыга. 990,5 мең гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган. Бу - планның 67 проценты.

Иң зур уңыш - Зәй районында: 139,9 мең тонна, уртача уңыш - 49,6 ц/га. Сарман районы кырларында 138,1 мең тонна бөртек җыеп алынган (49,1 ц/га). Буа районында ул 133,5 мең тоннаны (37,5 ц/га), Актанышта - 130,1 мең тоннаны (41,1 ц/га) тәшкил итә.

Чистай районында уңыш 73 процент мәйданда җыеп алынган, Әлкидә - 76 процент, Нурлатта - 75 процент, Зәй, Алексеевск, Лениногорск, Лаеш районнарында - 74 процент, Апас, Аксубай, Баулы районнарында - 73 процент, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading