16+

Татарстанда 80 гә якын предприятие хезмәткәрләрен мәҗбүр рәвештә вакцинацияләчәкләр

Шул ук вакытта республикада мәгариф өлкәсендәге хезмәткәрләргә мәҗбүри вакцинация кертү планлаштырылмый.

Шул ук вакытта республикада мәгариф өлкәсендәге хезмәткәрләргә мәҗбүри вакцинация кертү планлаштырылмый.

Роспотребнадзор Татарстанның 78 предприятиесе хезмәткәрләренә мәҗбүри вакцинация ясату турындагы карар чыгарды. Бу хакта Татарстан буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
"Россия Федерациясе буенча баш дәүләт санитария табибы тарафыннан тиешле чаралар күрү турындагы 78 карар чыгарылды. Бу, беренче чиратта, хезмәткәрләр арасында коронавирус белән авыру очраклары булган хезмәт коллективларында мәҗбүрү вакцинация үткәрүгә карый", - диде Авдонина.
Ул өстәп әйткәнчә, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә мәҗбүри вакцинация кертү каралмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading