16+

Татарстанда агач утырту айлыгында миләш белән балан да утыртылачак

Татарстанда 1 кешегә 0, 36 гектар урман туры килә. Республикада 2011 елдан бирле 700 гектардан артык мәйданда 2 миллион төп агач утыртылган.

Татарстанда 1 кешегә 0, 36 гектар урман туры килә. Республикада 2011 елдан бирле 700 гектардан артык мәйданда 2 миллион төп агач утыртылган.

Соңгы елларда яз һәм көз көннәрендә агачлар утырту күркәм гадәткә әйләнде. Аның максаты - кешеләрдә агачларга, урманнарга карата сакчыл караш тәрбияләү. Быел яз көне агач утыртуда 3 мең кеше катнашкан һәм алар тарафыннан 350 гектар мәйданда агач утыртылган.

Әлеге акция уңаеннан Урман хуҗалыгы министрлыгы 3 миллион төп агач үсентесен бушлай бүлеп бирәчәк. Бу юлы агачлар Биектау, Матюшино, Казанның Идел буе районындагы Вахитов скверында һәм бөтен муниипаль районнарда утыртылачак.

"Урман - бәһасе булмаган, үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә торган байлыгыбыз ул безнең. Урман тармагында көч куючы хезмәткәрләр урман хуҗалыгын камилләштерүгә багышланган программалар эшлиләр. Безнең барыбыз өчен дә урман үзагач һәм муллык чыганагы гына түгел әле. Ул - тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик иминлек нигезе. Без, урманчылар, урман байлыкларын саклау һәм үрчетү өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Акцияне Президент аппараты да, Министрлар Кабинеты да, суд, прокуратура органнары да хуплады", - дип сөйли урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров - 1978 -1979 елларда республикада имәннәр өшеп юкка чыккан иде. Хәзерге вакытта имәнлекләрне торгызу эшләре бара. Аерым районнарда имәнлекләр утырту буенча максатчан эш алып барыла. Бу юлы акция вакытында чыршы, нарат, юкә агачлары, миләш, балан куаклары утырту күздә тотыла. Яз айларында кайберәүләргә аллергия бирә торган тупыл агачлары урынына аларның башка төре - мамыксызлары утыртылачак. Урманчылык тармагында көч куючы хезмәткәрләр урман хуҗалыгын камилләштерүгә багышланган программалар эшлиләр.

Урман мәсьәләләренә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та аерым игътибар бирә. Урман әзерләү эшләре заманча технологияләр белән алып барыла. 23 янгын-химия станциясе урманнарны янгыннардан саклый. Республикада инде 6 ел рәттән урман янгыннарына юл куелмый.
Көзге акция 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading