16+

Татарстанда атна азагына “җылыта”

Алдагы өч көндә температура нормадан түбән булачак.

Алдагы өч көндә температура нормадан түбән булачак.

Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, 24,25, 26 май көннәрендә Татарстанда һава температурасы климатик нормадан 6-8 градуска түбәнрәк булачак. Сишәмбедән чәршәмбегә кадәр республикада яңгырлар, ә төнлә җепшек кар явуы ихтимал. Төнлә температура 0 градустан 5 градуска кадәр, көндез 9... 15 градус җылы булуы көтелә.

Атна азагында да кояшлы көннәр көтмәгез, ди синоптиклар. 28 майда яшенле яңгыр, көчле җил булуы ихтимал. Төнлә 4... 9 градус, җомга көнне 14, ә шимбә 16 градуска кадәр җылытачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading