16+

Татарстанда авыл җирлеге башлыгы бер хатын-кызны атып үтергән. Төлке белән бутаган...

Ир-ат хатын-кыз ягына таба төзәп, ике тапкыр аткан.

Ир-ат хатын-кыз ягына таба төзәп, ике тапкыр аткан.

Татарстанның Кайбыч районында Колаңгы авылы җирлеге башлыгы бер хатын-кызны атып үтергән. Башына фонарь куйган хатынны ир-ат төлке белән бутаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына әлеге хәл белән таныш чыганак хәбәр итте.

Авылда яшәүче бер хатын-кыз үз хуҗалыгында төлкеләр еш йөрүгә зарлана. Хатын-кыз иртәнге якта карда җәнлек эзләрен һәм кош каурыйлары күреп ала. Ул бу проблема белән җирле башкарма комитетка мөрәҗәгать итә.

Авыл җирлеге башлыгы әлеге хатынның ире белән бергә караңгы вакытта бакчада качып, кыргый хайванга ау оештырырга була. Ул арада хуҗа хатын, маңгайга киелә торган фонарь куеп, сарайга барырга җыена. Фонарьның корылмасы аз булу сәбәпле, аның уты сүрән була һәм җирлек башлыгы аны төлке күзенең ялтыравы дип уйлый.

Ир-ат хатын-кыз ягына таба төзәп, ике тапкыр аткан. Ир-атлар хатынга атуларын аңлагач, ире аны хастаханәгә илтә, тик табиблар хатын-кызны коткарып кала алмый.

Авыл җирлеге башлыгы законлы рәвештә корал тоткан, һәлакәт вакытында исерек булмаган, элек хөкем ителмәгән. Әлеге фаҗига буенча тикшерү үткәрелә.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading