16+

Татарстанда авыл хуҗалыгы белән кызыксынган мәктәп укучылары өчен бәйге башланды

Матбугат очрашуында Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының фән, белем бирү һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин әйткәнчә, “АгроНТИ - 2019” Бөтенроссия конкурсын Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, кече предприятияләрдә фән-техника өлкәсе эшчәнлеге фонды уздыра.

Матбугат очрашуында Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының фән, белем бирү һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин әйткәнчә, “АгроНТИ - 2019” Бөтенроссия конкурсын Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, кече предприятияләрдә фән-техника өлкәсе эшчәнлеге фонды уздыра.

Конкурсның максаты – авыл мәктәбе укучыларын авыл хуҗалыгы өлкәсендә милли технология инициативалары белән таныштыру, авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр, пилотсыз җайланмалар кулланылышын актуальләштерү тора. Технологияләр бер урында гына тормый. Без киләчәктә авыл хуҗалыгында эшли алырлык кадрлар әзерләргә тиешбез. Без аларны никадәр иртәрәк күреп алабыз, шуның кадәрле нәтиҗәлерәк булачак, – диде Наил Хәмидуллин.

Узган елдан аермалы буларак, быел бәйге зуррак, киңрәк масштабтарак узачак. “АгроНТИ-2019” конкурсы дүрт этапта үтәчәк. Читтән торып узасы этапта Россиянең барлык төбәгендә яшәүчеләр катнаша ала. Ул 1-25 апрель аралыгында, төбәк этабы 12-13 май көннәрендә уза. Беренче этаптан узучылар Казан дәүләт аграр университет базасында көч сынашачак. Финал Россиянең ике шәһәрендә узачак. Әлмәттә ул – 31 август-1 сентябрь, ә Белгород шәһәрендә 5-6 сентябрьгә планлаштырылган. Җиңүчеләр Мәскәүдә “Алтын көз-2019” күргәзмәсе кысаларында бүләкләнәчәк.

Бәйгедә дүрт юнәлеш буенча көч сынашырга мөмкин. Агрокоптер, агроробот, агрокосмос һәм агрометео. Безнең республикада һава торышын алдан фаразлавы авыр. Я тоташ яңгырлар, я корылык була. Шуңа күрә алдан фаразлар ясар өчен метеостанцияләр эшли. Киләчәктә һава торышын махсус тикшерүчеләр һава торышы шартларын гына түгел, көннәр суытканда яки артык кыздырганда авыл хуҗалыгы культураларына нинди корткычлар зыян салырга мөмкин икәнлеген дә алдан фаразлый ала, – диде Казан дәүләт аграр университетының фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры Рөстәм Низамов.

Аның сүзләренчә, Татарстанда 1078 гариза кабул ителгән. Конкурска заявкалар җибәрүдә Әлмәт, Түбән Кама, Актаныш, Чүпрәле, районнары укучылары актив. Шулай ук бер гариза да җибәрмәгән районнар бар. Гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading