16+

Татарстанда бер яшьлек улын төнлә салкында калдырган әни кеше суд каршына басачак

Тикшерү хатын-кыз баласын үтерергә теләгән, дип саный. Әмма эштән кайткан әнисе генә аның әлеге мәкерле уйларын гамәлгә ашырырга комачау иткән.

Тикшерү хатын-кыз баласын үтерергә теләгән, дип саный. Әмма эштән кайткан әнисе генә аның әлеге мәкерле уйларын гамәлгә ашырырга комачау иткән.

Алексеевск районы прокуратурасы Кыркүл авылында яшәүче 22 яшьлек хатынга карата җинаять эше буенча гаепләүне раслады. Ана кеше "Кече яшьтәге баланы үтерергә омтылу" һәм "Куркынычта калдыру" маддәләре буенча гаепләнә, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.

Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның 13 гыйнварына каршы төндә гаепләнүче әнисенең ире белән бергә кәеф-сафа корганнан соң, тавышлана, шуннан соң ике баласын да үзе белән бергә алып өйдән чыгып китә.

22 яшьлек әни кеше балалары белән үзенең иске өенә килә, шундагы салкын сарайда йоклап киткән. Төнлә 4 яшьлек кызы туңа башлагач, хатын-кыз аны  өйгә алып кергән, ә җиңелчә киемнәрдән булган бер яшьлек улын сарайда калдырган.
Авыр хәлдәге ике баланы да Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр, алар биредә тиешле дәвалану алган.

Мартка кадәр ана кеше СИЗОда утырган. Тикшерү әйтүенчә, хатын-кыз үзенең җинаятьчел ниятен ахырына кадәр җиткерә алмаган. Әгәр әби кеше балаларны вакытында тапмаган булса, ул кечкенә улын үтергән булыр иде.
Гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныган. Аны сак астына алганнар. Җинаять эше каралу өчен Алексеевск район судына җибәрелгән.

Фото архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading