16+

Татарстанда быел бишенче тапкыр йөрәк күчереп утыртканнар

Уникаль операцияләр, коткарылган гомерләр - тәҗрибәле табибларның күмәк хезмәте. Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә еллык нәтиҗәләр белән таныштырдылар.

Уникаль операцияләр, коткарылган гомерләр - тәҗрибәле табибларның күмәк хезмәте. Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә еллык нәтиҗәләр белән таныштырдылар.

Хастаханәдә 2006 елда хирургия блогы ачылганнан бирле, иң катлаулы операцияләр уза, былтыр ясалма кан әйләнеше шартларында 10 меңенче операция ясалган.  Йөрәк күчереп утырту буенча да үзәкнең тәҗрибәсе бар. Быел бишенче йөрәк трансплантациясе үткәрелгән. Пациент инде өендә, үзен яхшы хис итә.

 Табибларның тәҗрибәсе, белемнәре, эшләү өчен барлык шартлар тудырылу – уңышның төп нигезе.  Былтыр ясалган 5222 операцияләрнең 2 977е югары технологияләр ярдәмендә башкарылган. Йөрәк клапанына операция ясау буенча Төбәкара клиник-диагностика үзәге Россия кардиохирургия үзәкләре арасында  җиденче урында тора. Хастаханәдә уникаль операцияләр белән дә очрашырга туры килә. Әйтик, пациентка берьюлы ике операция ясауның ике очрагы. Берсе хакында газетабызда язган да идек. Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге табиблары белән берлектә 28 яшьлек Лия Ямщикованы 9 сәгать эчендә кесарев кисеме белән баласын да таптырдылар, йөрәгенә катлаулы операция дә ясадылар. Яшь әнинең хәле канәгатьләнерлек, ул үзенә дә, баласына да тормыш бүләк икән табибларга рәхмәтле.

Нейрохирургия бүлегендә дә  960 операциянең яртысыннан артыгы югары технологияле булып санала. Үзәктә инсультны яңача дәвалыйлар.  Россиядә тиңе булмаган бу операция уникаль җайланма – стент-ретривер ярдәмендә башкарыла. Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә рентгенхирургия алымнары белән дәвалану бүлеге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Михаил Володюхин әйтүенчә, яңа алым белән дәвалану 80 процент нәтиҗәлелек бирә. Операциядән соң кешенең кан йөреше тиз арада җайга салына. Бу кешенең инвалид булып калу куркынычы кими дигән сүз, инсульттан соң кешенең үзен-үзе йөртә алуы, тулы тормыш белән яшәве мөһим.

Заманча технологияләрдән куллана белү өчен белемле табиблар кирәк. Шуңа да үзәктә бу мәсьәләгә аерым игътибар бирелә. Былтыр Татарстан Президенты ярдәме белән үзәкнең биш хезмәткәре Германиядә стажировка узды. Табиблар ел дәвамында Америка, Италия, Голландия кебек чит ил клиникаларына тәҗрибә уртаклашырга барды.  

– Без Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән килгән пациентларга да медицина ярдәме күрсәтәбез. Былтыр илнең 58 төбәгеннән килгән 1546 пациентны кабул иттек. Аларның күбесе Мари-Эл, Киров, Чувашия республикасыннан. Шулай ук Сахалин, Камчатка, Саха республикасыннан да мөрәҗәгать итүчеләр бар, – ди Төбәкара клиник диагностика үзәгенең генераль директоры, медицина фәннәре докторы, Татарстанның атказанган табибы Рөстәм Хәйруллин. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading